Инвестицияле климат торышының милли рейтингында 2016 елдагы топ-20 төбәк игълан ителде

2016 елның 17 июне, җомга

17 июнендә  Петербург халыкара икътисадый форумында (ПМЭФ-2016) Россия төбәкләрендә Инвестицияле климат торышының милли рейтингының егерме лидерын игълан иттеләр. Беренчелекне, 2015 едагы кебек үк, Татарстан Республикасы алды.

Бәяләү  4 юнәлеш кысаларында 45 күрсәткеч буенча үткәрелде: «Җайлау мохите», «Бизнес өчен институтлар», «Инфраструктура һәм ресурслар», «Кече эшкуарлыкка ярдәм».

Милли рейтингның нигезе - бизнес-җәмәгатьчелек фикере. Күрсәткечләрнең күпчелеге сораштыру булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International