«Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба -Инновацияләргә ярдәм итү фонды), «Инновацияле яшь Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Россия инновацияле төбәкләре ассоциациясе» Россия Федерациясе субъектлары арасында үзара икътисадый эш итүләр ассоциациясе «Ш.У.СТР.И.К.» - школьник, умеющий строить инновационные конструкции» дип аталган балалар эшләре конкурсын игълан итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыру. Уңай көндәшлекле мохит формалаштыру инструменты буларак Биржа мәйданчыгы» темасына киңәшмә үткәрелде
Татарстан Республикасының 10 көйләнүле заказчысына карата сатып алу планнары проектларының туры килүенә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан уздырылган бәяләү йомгаклары буенча нәтиҗәләр алынды.
2016 елның 1 сентябрендә республика Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре (ЯИИҮ) мастер-класслар, һәм шулай ук укучыларның фәнни-техник иҗатка тартылуларын арттыруны күздә тоткан төрле чаралар оештырды.
Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы, 35) 2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә уздырылачак «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумына 1500нән артык кеше теркәлде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырыла торган әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
2016 елның 7- 9 сентябре көннәрендә «ИННОКАМ» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры, Татарстан Республикасы Кама кече һәм урта эшкуарлыкны кластерлы үстерү үзәге һәм Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры предприятиеләре һәм вәкилләре түбәндәге адрес буенча уздырылачак «НЕФТЬ, ГАЗ. НЕФТЬ ХИМИЯСЕ» дип аталган 23нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнаша: Казан ш., «Казан ярминкәсе» КҮ, Оренбург тракты, 8.
«Юл карталары» кысаларында кертелгән яңалыклар бизнес алып баруның барлык мөһим өлкәләренә дә кагылды дияргә була, шул исәптән энергия челтәрләренә кушылу, юридик затларны һәм милек хокукын теркәү, төзелеш, таможня сорауларын көйләү, дәүләт компанияләре сатып алуларына керә алу процедураларын тизләтү һәм арзанайтуга һ.б.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – июль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде.
2016 елның гыйнвар – июль айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
2016 елның 1 сентябреннән Казан шәһәрендә һәм Чистай шәһәрендә эшкуарларга ярдәмне күздә тоткан «Минем документларым» челтәренең махсуслаштырылган офислары «Бизнес өчен КФҮ» эшли башлый. Бу эшкуарлык субъектларына дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә, һәм шулай ук өстәмә хезмәт күрсәтүләргә юнәлдерелгән күпфункцияле үзәкләр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын билгеләү кагыйдәләрен һәм халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын санау методикасын раслау турында, һәм шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 24 сентябрендәге 754нче карарының үз көчен югалтуын тану хакында» 2016 елның 9 апрелендәге 291нче карары белән халыкның сәүдә объектлары мәйданнары белән минималь тәэмин ителеше нормативларын санауның яңа методикасы расланды.