2016 елның 29 ноябрендә Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24) «Россия сәнәгатен модернизацияләү: үсеш өстенлекләре» XI Милли конгрессы узачак.
Милли конгресс – бүгенге көндә актуаль булган кискен икътисадый мәсьәләләрне тикшерү процессында, иң беренче чиратта, эшкуарлар, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар арасында озакка исәпләнгән партнерлык мөнәсәбәтләрен булдыруга юнәлдерелгән ачык халыкара эшлекле мәйданчык.
Тулырак мәгълүмат белән www.nationalkongress.ru сайтында танышырга яисә Конгрессның Оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә була:
+7 (495) 679-82-07, +7 (495) 679-82-09, e-mail: office@rosstrategy.com.