Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – октябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
Чистай шәһәрендә 2016 елның 29 ноябрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы, Чистай шәһәре бизнес-инкубация үзәге резидентлары һәм шәһәрнең кече предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында беренче бизнес-иртәнге аш уздырылды.
Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен ачу һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу конкурсында катнашырга теләүчеләр игътибарына!
2016 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Сыйфат өчен» премиясенә 12нче Республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды.
2016 елның 25-27 ноябре көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Мәктәп компанияләре. Уңышлы старт» семинары үтте.
2016 елның 28 ноябрендә «Ел эшкуары. Алтын йөзлек» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икенче ел рәттән уздырылучы «Бизнес Десант» белем бирү проекты республиканың яртысын биләп алды. Семинарлар 23 муниципаль районда үтте, семинарларга 1200гә якын кеше – инде эшләп килүче һәм әле үз эшен ачарга ниятләгән эшкуарлар җыелды. 15 декабрьгә кадәр «Бизнес Десант» экспертлары командалары тагын 22 муниципаль районда тукталачак, шул исәптән Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 14 ноябрендәге 1185нче карарына ярашлы рәвештә, 25 ноябрьдән заказчы «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча уникаль объектларны төзү өчен подрядчыларны катгыйрак сайлый ала.
«Уңай инвестицион климатка 100 адым» дип аталган V еллык конференция 2016 елның 29 ноябрендә Four Seasons Hotel Moscow мәйданчыгында оештырыла.
Агымдагы елның 7-8 декабре көннәрендә Казан шәһәрендә «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы уздырыла.