8 декабрендә шәһәр мәгариф үзәгендә «Яшь гаиләләрне бүгенге көндә кирәкле һөнәрләргә өйрәтү аша эш белән тәэмин итү мөмкинлеге тудыру» социаль проект презентациясе узды.
Проект җитәкчеләре Анна Юрикова һәм Валентина Парубина проект максатын ачыкладылар, аның экспертлары, консультантлары һәм укытучылары белән таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез: проектта Казанда яшәүче яшь гаиләләр, тулы булмаган гаиләдә бала тәрбияләгән һәм хезмәт урыны эзләгән яшь аналар, күп балалы ата-аналар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналар катнаша ала.
Проектта катнашучылар эш урыны табуның уңай технологияләренә өйрәнәчәкләр, хезмәт шартларына яраклашачаклар.
Алар үзләре теләгән программаны сайлап, дизайн, матурлык буенча халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, хисап эше, бизәү кулланма сәнгате яки IT – кулланма технологияләр өлкәсендә яңа һөнәр алачаклар.
Уку 2017 нче елның гыйнвар аенда башланачак.
Тел. (843) 294 83 31
Проектны гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе Президенты боерыгы буенча (05.04.2016 № 68-рп) һәм “Покров” хәйрия фонды ( http//fond-pokrov.ru) тарафыннан уздырылган бәйге нигезендә дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары кулланыла.