30 ноябрьдә Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» өстенлекле программасы паспорты расланды.
Программаның төп максаты 2018 елның ахырына 230 мең яңа эш урыны булдыру юлы аша моношәһәрләрнең шәһәр төзүче предприятиеләрдән бәйлелеген киметүгә бәйле. Программаны гамәлгә ашыру срогы: 2016 елның ноябреннән 2015 елның декабренә кадәр (соңгы айны кертеп).
Барлык 319 моношәһәр өчен үсеш программалары төзергә туры киләчәк, ул шул исәптән икътисадны диверсификацияләү, шәһәр мохитен яхшырту, кеше капиталын үстерү буенча чараларны да кертә.