Бүген Казан ярминкәсе мәйданчыгында «Инновацияле машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар - 2016» Халыкара фәнни-техник конференциясе һәм «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 16нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Кече һәм урта предприятиеләрнең инновацияле эшләнмәләре» секциясе узды.
Секция эше кысаларында кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлегенә кагылышлы проблемалар, һәм шулай ук аларга Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды линиясе буенча гамәлгә ашырылырга тиешле дәүләт ярдәме күрсәтү сораулары тикшерелде.