Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең товарларын һәм хезмәт күрсәтүләрен экспортлауны үстерү һәм аңа ярдәм итү максатларында электрон сәүдә механизмы аша Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән бергә, һәм шулай ук «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – Үзәк) тарафыннан «Товарларны электрон сәүдә мәйданчыклары аша экспортлау» темасына семинар үткәрү планлаштырыла.
Семинар 2016 елның 12 декабрендә 14:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Петербург ур., 52, «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ.
Әлеге семинарда катнашу бушлай.
Семинарда катнашу өчен 2016 елның 9 декабренә кадәр теркәлү формасын тутырырга һәм аны Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә tatexport@yandex.ru адресына юлларга кирәк. Семинар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә +7 (843) 524-76-70 телефон номерына шалтыратып алырга була.