ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары – эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия ачты.

 

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар Советы президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) үтте.

 


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясендә автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты белән даими рәвештә пассажир һәм багаж ташуларны оештыру турында һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 34 маддәсенә үзгәрешләр хакында» федераль закон проекты буенча гавами консультацияләү үткәрү турында мөрәҗәгать керде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ24 банкы президенты урынбасары – идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашу уздырды.

 

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында ел саен уздырыла торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2016» конкурсы лауреатларын тәбрикләү тантанасы оештырылды. Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, бизнесменнар һәм тармак ассоциацияләре вәкилләреннән торган компетентлы эксперт жюрие тарафыннан, халык тавыш бирүе нәтиҗәләрен исәпкә алып,  эшкуарлык җәмәгатьчелегенең йөз иң яхшы вәкиле сайлап алынды һәм аларның Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә керткән өлеше билгеләп үтелде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында  ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уза. Конкурста җиңүчеләр дипломнарны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм юнәлешле министрлыклар вәкилләре кулыннан алачак.

 

 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советыының быелгы соңгы утырышы узды.

Күзәтүчеләр советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

 


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 20 декабрендә ИТ-паркта «Силикон үзәнлегендә яңа  тенденцияләр һәм инновацияләр» темасына лекция белән  Стэнфорд Бизнес югары мәктәбенең финанс һәм венчур капиталы профессоры  Илья Стребулаев чыгыш ясады.

 


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары җитәкчеләрен эшлекле инглиз теле буенча тренингта катнашырга чакыра. Тренинглар 2016 елның 21,23 һәм 24 декабре көннәрендә  Казан шәһәрендәге  IT Park территориясендә үткәрелә. Тренингның темасы: «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Negotiating a deal».

 

«Эшкуарлык фабрикасы» проектының алтынчы сезоны чыгарылышы 2016 елның 23 декабренә күчерелә һәм шул көнне үткәрелә. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Артём Здунов катнашлыгында уздырыла. Чараның төп темасы «Эшкуарлык фабрикасы» белем бирү проектының алтынчы сезонын тзмамлаучылар тарафыннан төзелгән проектларны презентацияләү һәм яклау булачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International