Агымдагы елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында баланс комиссиясе утырышы узды. Әлеге утырыш Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре финанс-хуҗалык эшчәнлегенең 2016 елның 9 ае йомгакларын һәм 2016 елда көтелгән нәтиҗәләрне карауга багышланган иде.
2016 елның 15 декабрендә Санкт-Петербург шәһәрендә, «Точка Кипения» мәйданчыгында, Россия Федерациясе төбәкләренең «Форсайт-навигация 2017»не үткәрү хокукына оештырылган конкурста үз проектларын яклау буенча сессия узды.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта бизнесның экспорт юнәлешле субъектлары вәкилләрен Россия Экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысаларында оештырыла торган «Экспортерлар өчен нәтиҗәле маркетинг» дип аталган бушлай белем бирү курсларына чакыра. Курс 2016 елның 26-27 декабре көннәрендә Казан шәһәрендәге IT Park территориясендә үтәчәк.
Агымдагы елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы үтте. Утырышта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров рәислек итте.
Иннополис шәһәрендә 23 декабрь көнне инновацияле компанияләр, фәнни берләшмәләр, вузлар вәкилләре, белгечләр һәм инвесторлар өчен «Практик консалтинг буенча төбәк сессияләре» дип аталган бушлай интенсив РВК төбәк сессиясе оештырылды.
2016 елның беренче яртысында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, дәүләт заказлары процедуралары буенча шикаятьләр саны 40%ка диярлек артты, дип сөйләде Монополиягә каршы Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Рачик Петросян «Хакимият һәм бизнес коррупциягә каршы» конференциясендә. Барлыгы аларның саны 40 000нән артып китте, бу рекорд булып тора, дип белдерде Петросян.
АСИҮТ резидентлары өчен табышка салымның түбәнәйтелгән ставкасы каралган: федераль бюджетка күчерү өлешендә эшчәнлектән беренче табыш алу мизгеленнән башлап, беренче 5 салым чоры дәвамында - 0%; Россия субъектлары бюджетына күчерү өлешендә эшчәнлектән беренче табыш алу мизгеленнән башлап, беренче 5 салым чоры дәвамында ставка 5%ны тәшкил итә һәм алга таба 5 салым чоры дәвамында ул 10% булырга тиеш.
2017 елның 1 гыйнварыннан Росстандарт боерыгы белән расланган Икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы (ОКВЭД2) үз көченә керүе һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан моннан алдагы редакциядә бирелгән ОКВЭД юкка чыгарылуы сәбәпле, эшчәнлекнең аерым төрләрен алып баруга лицензияләрне куллану өлешендә аңлатмалар бирелде.
Кабул ителгән федераль закон белән дәүләт (муниципаль) хезмәтләр күрсәтүче органнар тарафыннан гариза тапшыручыдан таләп ителә ала торган шәхси саклаудагы документлар исемлеге төгәлләштерелде.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумының 2016 елның 21 декабрендә үткән утырышында «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлегенә реформа» өстенлекле программасы паспорты расланды. Билгеләнгән максатларга ирешү өчен төп өстенлекле проектлар билгеләнеп, аларның параметрлары президиум утырышында расланды.