Артём Здунов Гайдар форумында төрек банклары вәкилләре белән очрашу үткәрде

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген Гайдар форумында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россиядә эшләүче төрек банклары вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Очрашуның төп темасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы,  «Гебзе» Оештырылган сәнәгать зонасы һәм кредит учреждениеләре арасында Татарстан Республикасына төрек инвестицияләрен җәлеп итү өчен кредит линиясен ачу буенча өчьяклы килешүне карау булды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы һәм «Гебзе» Оештырылган сәнәгать зонасы арасында имзаланган ниятләр турында меморандум кысаларында эш алып баруны дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International