2017 елның 12-14 гыйнвары көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Гайдар форумы уздырыла. Гайдар форумы теоретик һәм практикларны, дөньяның әйдәп баручы галимнәрен һәм сәясәтчеләрен, иң югары финанс даирәләре һәм глобаль бизнес-элита вәкилләрен берләштерүче уникаль интеллектуаль мәйданчык булып тора.
13 гыйнварда Гайдар форумы кысаларында «Көндәшлекле сәясәт өстенлекләре» панель дискуссиясе уздырылды, әлеге чараның модераторы сыйфатында Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаров чыгыш ясады.
Панель дискуссия барышында көндәшлелек өлкәсенә караган шактый күп көнүзәк мәсьәләләр фикер алышуга чыгарылды.