«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләрен 2017 елның мартында Молдова Республикасында һәм Венгриядә узачак бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.
Бизнес-миссиядә катнашырга теләге булган эшкуарларның 2017 елның 30 гыйнварына кадәр үзләренең карарлары турында ТР Экспортка ярдәм итү үзәгенә (843) 524-76-70 телефон номеры буенча шалтыратуларын яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасына хәбәр юллауларын сорыйбыз. Оештыру сораулары буенча җаваплы зат - Кирилин Кирилл Владимирович, тел. 8-987 -225 -04-58.