5-10 июнь көннәрендә Мәскәүдә «Россия ритейлы атналыгы» узачак

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елның 5-10 июне көннәрендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  Россия ритейл базары экспертлары ассоциациясе белән берлектә, ваклап сату өлкәсендә өченче мәртәбә иң эре тармак чарасы - «Россия ритейлы атналыгын» уздыра.

«Россия ритейлы атналыгы»ның эшлекле программасы  традицион рәвештә федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендәге хакимиятнең закон чыгару,  башкарма органнары вәкилләре, һәм шулай ук сәүдә һәм җитештерү бизнес-җәмәгатьчелегенең әйдәп баручы вәкилләре катнашлыгындагы чараларны үз эченә ала. Төбәк вәкилләре катнашлыгындагы төп чаралар 2017 елның 6-8 июне көннәренә планлаштырылган.

Чара турында тулырак мәгълүмат www.retailweek.ru     сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International