«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләрен
MosBuild/WorldBuild Moscow 23нче халыкара төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Әлеге чара 2017 елның 4-7 апреле көннәрендә Мәскәү шәһәрендә («Экспоүзәк» ҮКК) узачак.
Урыннарның чикле булуын исәпкә алып, катнашырга теләге булган эшкуарларның 2017 елның 31 гыйнварына кадәр үзләренең карарлары турында ТР Экспортка ярдәм итү үзәгенә (843) 524-76-70 телефон номеры буенча шалтыратуларын яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасына хәбәр юллауларын сорыйбыз.