«КАМАЗ» Сәнәгать акционерлык җәмгыятенең (ПАО) фәнни-техник үзәге территориясендә 2017 елның 23 гыйнварында фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү Фондының генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник һәм «Фәнни-техник информация үсеше» конкурсында проект-җиңүчеләре катнашында киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы, Кемерово өлкәсе, Самара өлкәсе, Нижегородск өлкәсе, Дагыстан Республикасы, Томск өлкәсе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре предприятиеләре вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты. Киңәшмәдә «КАМАЗ» ПАО автогиганты катнашында Автонэт юнәлешендә «Фәнни-техник информация үсеше» конкурсында җиңүчеләрнең проектларын алда гамәлгә ашыру буенча мәсьәләләр каралды.