РЭЦ белем бирә торган проектның 8 онлайн-курсы ачылды

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

РЭЦ белем бирә торган проект порталында «Россия предприятиеләренең экспорт эшчәнлеген оештыру» белем бирү программасының 8 курсы буенча дистанцион уку мөмкинлеге бар. РЭЦ белем бирә торган программаның  беренче онлайн-курсы эшли башлаган экспортерлар өчен 2016 елның 20 июнендә  Проект порталында ачылып, бүгенге көндә һәр тыңлаучыга  8 өйрәнү курсын узарга мөмкинлек бирә. 

Онлайн-курслар электрон формада тест сораулары һәм методик материаллар  кертелгән видео-лекция форматында алып барыла . Программа тулысынча экспорт проектының бөтен этапларын кертеп,  йөреп укыган форматны кабатлый.

Укуларны узу  өчен түбәндәгеләр кирәк:

  •  www.exportedu.ru уку порталында теркәлергә 
  • анкета тутырырга һәм керү тестын узарга
  • www.exportedu.ru/courses  «Курслар исемлеге» бүлегендә кызыксындырган курсны сайларга
  • Видео-лекцияләр карый башларга (шәхси кабинетта автомат рәвешендә ачыла)
  • йомгаклау тестын тапшырырга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International