Татарстан Республикасы эшмәкәрләре «Экспорт эшчәнлеген документлар белән тәэмин итү» укуларының бушлай курсларына чакырыла

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» НО Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге «Экспорт эшчәнлеген документлар белән тәэмин итү»курсы буенча Россия экспорт үзәгенең белем бирә торган проекты кысасында кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән вәкилләрен укырга чакыра.  Чара Яр Чаллы шәһәре Энтузиастлар бульварының 11нче (3/08) йортында була. 10.00 сәгатьтә башлана. Бу чарада катнашу бушлай. Катнашу өчен  Россия экспорт үзәгенең белем бирә торган  https://exportedu.ru/events сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк.

Россия экспорт үзәгенең белем бирә торган проекты – бу әлегә тышкы икътисад эшчәнлеген оештыруда тәҗрибәсе һәм кирәкле компетенциясе булмаган, предприятиесенең экспорт потенциалын үстерү белән кызыксынган кече һәм урта эшмәкәрлек региональ вәкилләренең квалификациясен күтәрү курслары.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International