Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров рәислегендә «Оешмалар кабул иткән хезмәт хакы түләү һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль страхованиесе түләүләре бурычларын каплау буенча финанс-икътисади беркетмәләр һәм чаралар турында»гы мәсьәләсе буенча социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү республика өч яклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләүне, табышлар һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен Координацияләү советы утырышы булды.
Координацияләү советы чыгарган нәтиҗәләр буенча агымдагы түләүләр буенча кайбер предприятиеләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдыру турында карар кабул ителде.