Ял Чаллыда 2017 елның 26 гыйнварында, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм шәһәр башкарма комитетының Автозавод районы хакимияте вәкилләре халык белән «2016 елда Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары» темасына очрашу уздырды.
Очрашу кысасында торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре эше мәсьәләләре, территориаль җәмәгать үзидарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары каралды. Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында» доклад белән чыгыш ясады.