2017 елның 27-28 гыйнварында Мәскәүдә «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнарында проект эшчәнлеген оештыру» Коммуникацион сессиясе уза. Татарстан Республикасыннан югарыда әйтелгән сессиядә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнаша. Сессия Россия Федерациясе Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм приоритет проектлар буенча совет раслаган Россия Федерациясе стратегик үсешенең 11 төп юнәлеше буенча федераль приоритет проектлар буенча заманча проектларның эш форматларын профессиональ тикшерү раундын күрсәтә.