ТР Инвестицион-венчур фонды Күзәтү советының чираттагы утырышы бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булды.
Утырышны Күзәтү советы рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды . Күзәтү советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Көн тәртибенә ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшенә кагылышлы дүрт мәсьәлә кертелгән иде.
Менә шулай, ТР ИВФның Күзәтү советы әгъзалары 2017 елга финанс планын карады. Бу темага доклад белән «Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды» коммерция булмаган оешма директоры Айнур Айделдинов чыгыш ясады.
Болардан тыш, утырыш барышында ТР ИВФ портфель проектларына, аерым алганда «Актаныш агрегат заводы» ЯАҖнең алдагы үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.