2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә, 2017 елдан федераль контроль-күзәтчелек органнары һәм аларның территориаль бүлекчәләре квартал саен үзләренең хокуклардан файдалану практикасын халыкка җиткерергә тиеш булачак.
Бүген Казан Федераль Университетының Икътисад һәм финанс институты актлар залында Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе эш нәтиҗәләренә багышланган чара үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасы кысасында контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм үтәкүренмәлелеген булдыруга юнәлтелгән 8 проект гамәлгә ашырыла: хәвеф-хәтәр янау очрагын кертү; контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәсен бәяләү системасын кертү; мәҗбүри таләпләрне бозу профилактикасының комплекслы системасын кертү; систематизацияләү, мәҗбүри таләпләр санын кыскарту һәм актуализацияләү; коррупция чагылышларын кисәтү һәм профилактикасы системасын кертү; кадрлар сәясәтенең нәтиҗәле механизмнарын кертү; контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштыру; региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыру сыйфатын арттыру.
Узган чара контролерлар эшчәнлегендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны булдырмау профилактикасы буенча булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе министры М.А.Абызов, Хезмәт һәм мәшгульлек Федераль хезмәте җитәкчесе В.Л.Вуколов, республиканың һәм федераль власть территориаль органнарының контроль-күзәтчелек органнары, шулай ук эшмәкәрләрнең «Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр Россия союзы», Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Эшлекле Россия» Гомумроссия җәмәгать оешмасы, «РОССИЯ ЫШАНЫЧЫ» кече һәм урта эшмәкәрлек Гомумроссия җәмәгать оешмасы һәм аларның региональ бүлекләре вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнашында узды.
Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүнең приоритет юнәлешләре, бу чарага кадәр эшмәкәрләрдән килгән сораулар каралды, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең мәҗбүри таләпләрне саклау буенча хокукдардан файдалану практикалары буенча докладлар тәкъдир ителде. Болардан тыш, бөтен теләүчеләр Инспекция эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирә алды.