«XXI гасыр интеллектуаль милке» форумы эшен башлады

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында( Мәскәү шәһәре) 2017 елның 25 апрелендә интеллектуаль милекне саклау кебек актуаль мәсьәләгә багышланган «Интеллектуаль милек – XXI гасыр: «Инновацияләр: тормыш дәрәҗәсен яхшырту»га багышланган X Халыкара форумы эшли башлады.

Форум интеллектуаль милек Бөтендөнья оешмасы эгидасы астында 25еннән  28 апрельгә кадәр уздырыла.

Форумның оештыручылары булып Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы,  Россия Федерациясе Федерель Җыены Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) тора. Форумның оештыру комитетына интеллектуаль милек өлкәсендә әйдәп баручы компанияләр вәкилләре керә.

Конференциядә интеллектуаль милек объектларын саклауны норматив хокукый көйләүгә, интеллектуаль эшчәнлеккә дәүләт идарәсе нәтиҗәләренә, шулай ук инновация эшчәнлеген информацион тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.

 Форум эшендә ТРның «Татарстан ЦНТИ» ДУП вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International