Бүген Иннополис шәһәрендә Россия венчур форумы ачылды. Әлеге формат төп аудиториясе инвестиция компанияләре, инвестицияләр эзләүдә стартаплар булган венчур ярминкәләренә һәм башка региональ чараларга алмашка килде.
Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Ярдәмчесе Андрей Фурсенко, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нафигин, ТР вице-премьеры – ТР информатизацияләү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары.җитәкчеләре катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов элек региональ масштабта булган венчур форумының бүген Бөтенроссия форумы статусында булуы һәм аның һичшиксез нәтиҗәлелегенә позитив тәэсир итүен билгеләде.
«Минем бөтен кунакларга һәм чарада катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Биредә аралашу, яңа контактлар табу һәм гамәлгә ашыру өчен әйбәт шартлар булдырылган», - диде ТР Президенты.
Андрей Фурсенко үз чиратында Татарстанның һәрвакыт инновация өлкәсе үсеше өлешендә лидерлар исәбендә калып, традицияләр һәм яңалыклар кертү арасында дөрес баланс саклавы белән аерылып торуын билгеләп узды. «Бу ярашуның һәрвакыт Россия венчур форумының визит карточкасы булачагына ышанам», - дип өстәде ул.
Ачылганнан соң мәртәбәле кунаклар күргәзмә белән танышты. Экспозиция өч өлештә күрсәтелде: технологик компанияләр – акселерация программасында катнашуга претендентлар, Татарстан Республикасы инновацион инфраструктурасы экспозициясе һәм «Hi, Future» киләчәге интерактив күргәзмәсе.
Форумда һәм акселерация программасында катнашуга бөтен Россиядән 444 инновацион компания һәм АКШны, Ирландияне, Эстонияне, Финляндияне һәм башкаларны кертеп, дөньяның 11иле заявка бирде. Иң популяр өлкәләр булып информацион технологияләр, Hardware (гаджетлар һәм приборлар), яңа материаллар, нефть һәм газ, киләчәк медицинасы, биотехнологияләр торды. Форумда катнашу өчен 50 заявка хупланды.
Форум кысасында шулай ук Европаның Тех Тур Ассоциациясе белән бергә уздырыла торган IV Россия технология туры булачак.
Көннең икенче яртысында Россия венчур форумында катнашучылар 7 төрле түгәрәк өстәлдә, семинарларда һәм конференцияләрдә катнаша алачак. Аерым алганда, дискуссия программасында «Акселераторлар.: vs яңа модалы шөгыль иртә стадиясе базар ренессансы», «ВУЗлар һәм Фәнни үзәкләр: бизнес белән коммуникацияләрне ничек төзергә» түгәрәк өстәлләре, «Россия венчур базарында бәхәсләрне чишү механизмы» һәм башкалар.