2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә, шулай ук «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Приоритет программасына ярашлы рәвештә, 2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен халык катнашында карау булачак. Чара уздыру урыны: Казан Федераль Университетының Икътисад һәм финанс институты актлар залы (Казан шәһәре, Бутлеров ур., 4нче йорт).
Чара турыдан-туры Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында «Матбугат хезмәте» бүлегенең «Трансляция» бүлекчәсендә түбәндәге чыганакта трансляцияләнә: http://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm