Россия Минпромторгы «Балачак өчен эшләнгән» Россия балалар товарлары индустриясе оешмалары конкурс-рейтингын уздыру турында игълан итә

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Конкурста департаментка салым органыннан һәм башка өстәмә мәгълүматлар кертелгән өч ел өчен бухгалтер балансы  күчермәләре һәм анкетасы белән гариза биргән һәр Россия оешмасы катнаша ала.

Конкурс балалар товарлары индустриясе өлкәсендә ил җитештерүчеләрен яклауга юнәлтелгән. Призларны югары сыйфатлы балалар товарлары җитештерүче һәм хезмәтләр белән тәэмин итүче иң яхшы ун компания алачак. Бу үз чиратында Россия предприятиеләре имиджын күтәрәчәк, кулланучылар белән коммуникацияләрне җайларга һәм базарда Россия производствосы товарлары өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Документлар түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 109074, Мәскәү шәһәре, Китайгородск проезды, 7нче йорт, Экспедиция. Анкета кәгазь һәм  электрон формада бирелә.

Анкета җибәрү өчен электрон почта адресы: agapovaei@minprom.gov.ru.

Белешмәләр өчен телефон: 8(495)632-88-88, өстәмә 19-14.

Документлар 2017 елның 8 сентябрен кертеп кабул ителә.

Конкурс турында тулырак Россия Минпромторгы сайтында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International