Татарстан МФЦга Пензадан делегация килде

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасына Пенза өлкәсеннән делегация килде һәм  МФЦ эше белән танышты.

Визит кысасында Пенза өлкәсе икътисад министры урынбасары Николай Крутов һәм Пенза өлкәсе МФЦ директоры Надежда Козенко  «МФЦ» ГБУда һәм Казан шәһәре МФЦның  Идел буе филиалында булды.  Кунакларны «ТР МФЦ» ГБУ директоры  Ленара Музафарова, директорның урынбасарлары каршы алды.

Пенза өлкәсе вәкилләре республика МФЦ структурасы, күрсәтелүче хезмәтләр төре, операторлар эше һәм МФЦ җиһазланышы белән танышты. Очрашу барышында шулай ук МФЦның власть органнары белән бергә ничек эшләве, персоналны сайлау һәм өйрәтү системасы һәм башкалар белән танышты.

Эшмәкәрлек субъектларына хезмәт күрсәтүче бизнес өчен махсус МФЦ эшен оештыруга аерым игътибар бирелде. Делегация вәкилләре кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары бизнес төзү һәм алып бару өчен дәүләт, муниципаль һәм дәүләт ярдәме өлкәсендә башка төр хезмәтләр алу мөмкинлеге булган Казан шәһәренең эшмәкәрләрне дәүләт яклавы бердәм үзәгендә булдылар.

Визит нәтиҗәләре буенча катнашучылар очрашуның ике як өчен дә файдалы һәм кызыклы булуын билгеләде. Алда яклар хезмәттәшлекне һәм региональ МФЦ лар буенча тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәргә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International