Татарстан Республикаксы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Вкладларны иминиятләштерү буенча Агентлык» дәүләт корпорацияләре Генераль директоры Юрий Исаев белән Мәскүдә очрашу уздырып, анда «Татфондбанк» ПАҖ һәм «ИнтехБанк» ПАҖне юкка чыгару мәсьәләләрен карадылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча берничә мөһим карар кабул ителде.
Юкка чыгару процедураларының үтәкүренмәлелеген һәм ачыклыгын булдыру өчен, торгларны оештыруны, банк милкен сатуны, электрон мәйданчык сайлауны, сатуның гадел бәяләрен куюны кертеп, Татарстан Республикасы башкарма власть органнары һәм вкладларны иминиятләштерү Агентлыгы вәкилләреннән торган бердәм эш төркеме төзелә. Әлеге эш төркеме эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында – АСВ иминияте түләүләрен реестрга кертү максатыннан каредиторлар белән элемтәгә керү, конкурс производствосы барышында кредиторлар белән аралашу, милек белән эшләү буенча аралашу һәм мәгълүматлар бирү.
Шулай ук «Татфондбанк» ПАҖ һәм «ИнтехБанк» ПАҖне юкка чыгару кысасында конкурс производствосы чорында реаль зыян күргән банк клиентлары – физик затлар һәм эшмәкәрлек вәкилләреннән торган кредиторлар комитетын төзү буенча килешүгә ирешелгән. Әлеге карар конкурс процедураларын кызыксынган затлар һәм җәмәгатьчелек ягыннан җитди контрольлек астында алып бару мөмкинлеген бирәчәк.
Боларга өстәп, вкладларны иминиятләштерү Агентлыгы хезмәткәрләре эшмәкәрләр – «Татфондбанк» ПАҖ һәм «ИнтехБанк» ПАҖ клиентлары мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзегән һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов җитәкләгән алдагы эш төркеме утырышларында катнаша алачак һәм кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре ягыннан бирелгән сорауларга җавап бирәчәк.