6–7 июньдә «Сколково» Инновацион үзәк территориясендә Startup Village 2017 конференциясе була. Startup Village 2017нең төп темасы – Highway to Tech, Money & Skills. Быелгы чарага 30дан артык илдән 20 000 катнашучы, 4000 технологик эшмәкәр, 1500 инвестор килүе көтелә.
Конференциянең эшлекле программасына технологик бизнесның бөтен өлкәсен җәлеп иткән технологик эшмәкәрлек лидерларының 150дән артык интерактив сессиясе кертелгән: финтехтан алып беспилотникларга кадәр, персонализацияләнгән медицинадан алып акыллы энергетикага кадәр, яңа материаллардан алып биотехнологияләргә кадәр. Чара форматы стартаперларга технологик эшмәкәрлек легендалары һәм бизнес лидерлары белән йөзгә-йөз очрашырга мөмкинлек бирә.
Конференция кысасында традицион рәвештә стартаплар конкурсы уза. Яшь эшмәкәрләрнең 1дән алып 5 млн сумга кадәр акча алу буенча уникаль мөмкинлеге булачак.
Искәртеп узабыз, быел стартаплар конкурсында төрле типтагы компанияләр һәм командалар өчен ике трек булачак: Идеяләр конкурсы һәм Компанияләр конкурсы.
Startup Village — бу Россиядә һәм БДБ илләрендә «Сколково» Фонды партнерлар белән бергә оештырган технологик эшмәкәрләр өчен иң зур стартап-конференция. Startup Village технологик трендларны, идеяләрне карау, Россия эшмәкәрләренең яңа буынын булдыру өчен стартапларга нигез салучыларның һәм инноваторларның уңышлы эшмәкәрләр, инвесторлар, зур технологик корпорацияләр һәм власть органнары вәкилләре белән очрашу өчен уникаль мәйданчык булып тора. Чара Халыкара формада булып, анда ел саен 20дән артык илдән вәкилләр җыела. Startup Village — бу тере аралашуның аерым атмосферасы: VIP-кунакларга бүлү юк, ябык сессияләр юк, керү чикләнгән зоналар юк, дресс-код юк. 2017 елда конференция бишенче тапкыр уза.