«Сколково» иннновацион үзәк территориясендә 2017 елның 6-7 июнендә Россия технологик эшмәкәрләре һәм «Startup Village 2017» БДБ илләре өчен зур стартап-конференция була.
Россия Федерациясенең «Күп фатирлы йортлар һәм (яисә) башка милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелек) оештырганда хәвеф-хәтәр куркынычын куллану турында» карарның ярашлы проекты норматив хокукый актлар проектларының Федераль порталында коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уза.
Чара РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә бүген Казанда КФУның фундаменталь медицина һәм биология Институты мәйданчыгында узды. Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
2017 елның 2сеннән 4 июньгә кадәр «Ялта - Интурист» кунакханә комплексында ( Ялта шәһ., Дражинск ур., 50) Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Крым Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Крым Республикасы Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәмендә «РосЭкспоКрым. Импортны алмаштыру. Азык-төлек. Сәнәгать» Россия җитештерүчеләренең IV махсуслаштырылган күргәзмәсе була.
2017 елның 25еннән 31 майга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 27 августындагы «Татарстан Республикасы кече һәм урта әшмәкәрлек милкен яклау и аккредитацияләү турында» 616нчы карарына ярашлы рәвештә, аккредитация алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек милкен яклау инфраструтурасы субьектларыннан заявкалар кабул итү игьлан ителә.
2017 елның 1 августына кадәр «ЛУКОЙЛ» ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар VIII Конкурсына заявкалар кабул ителә, аны Татарстан территориясендә «РИТЭК» ААҖ («ЛУКОЙЛ» төркеменә керә) уздыра.
Бүген Иннополис Университеты мәйданчыгында "Сәнәгать Россиясенең санлы индустриясе" конференциясен уздыру кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм WorldSkillsRussia генераль директоры Роберт Уразов «Яшь профессионаллар (WorldSkillsRussia)» профессиональ берлекләр һәм эшче кадрлар үсеше агентлыгы» Союзы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы арасында килешүгә тантаналы кул куйды.
Түбән Камада 23 майда Химиклар көнен бәйрәм итү булды. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химик-технологик һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, ТР профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре булды.
Сишәмбедә, 2017 елның 23 маенда Финанс университеты, МСП Корпорациясе һәм МСП Банкы үзара аралашу турында өч яклы килешүгә кул куйды. Булачак хезмәттәшлекнең төп максаты – яшьләр аудиториясендә эшмәкәрлек институтын популярлаштыру, вуз студентлары инициативаларын яклау.