Россия МЧСына үз күзәтчелеге өлкәсендә хәвеф-хәтәр чыгу куркынычы булган юнәлешне кертүне, профилактика чараларының ролен арттыруны тәкъдим итте, ә административ җаваплылык закон бозуларга каршы көрәшнең төп чарасы булудан туктарга тиеш. МЧС, аерым алганда, бер тапкыр закон бозган өчен ике тапкыр җәза бирергә тиеш түгел, кисәтү тәэсир итүнең төп чарасына әйләнергә тиеш. Шундый тәкъдимнәр 2017 елның апрелендә булган МЧС күзәтчелек органнарының хокук куллану практикасына дәүләт контроле һәм халык белән карау реформасы буенча «Бердәм Россия» партиясенең эшмәкәрлек һәм МЧС, Ачык хөкүмәт Бөтенроссия форумы нәтиҗәләре резолюциясендә бирелгән. Күрсәтелгән резолюция белән Ачык хөкүмәтнең рәсми сайтында танышырга була http://open.gov.ru/events/5516031/.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «MENTOR» коучинг Академиясенең түбәндәге мастер-класслар уздыруы турында хәбәр итә:
Минск шәһәрендә (Беларусь Республикасы) 2017 елның 23еннән 26 майга кадәр «ТехИнноПром» сәнәгатендә технологияләр һәм инновацияләр 20нче Халыкара күргәзмәсе була. Рәсми ярдәмне Беларусь Республикасы Министрлар Советы күрсәтә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә булды, анда ул иҗат яшьләре вәкилләре белән очрашты.
Краснодарда 19 майда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2017) V илкүләм чемпионат тәмамланды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составына В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары Юлия Сичевская һәм Карина Халиева, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының икътисад, идарә һәм финанс Институтыннан Алина Алтынбаева «Эшмәкәрлек» компетенциясендә җиңү яулады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ШЕРП" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Компания вездеходлар (һәркайда йөрүче машиналар) җитештерә.
Хәзерге вакытта норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында Россия Икътисади үсеш министрлыгының «Россия Иктисад министрлыгыныӊ 2015 елныӊ 1апрелендәге 194нче әмере белән расланган аккредитациянеӊ илкүләм системасында юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне аккредитацияләү буенча дәүләт хезмәтләре аккредитациясе буенча Федераль хезмәт күрсәтү буенча Алдминистратив регламентка аккредитация өлкәсендә киӊәйтү, кыскарту, аккредитацияләнгән затларныӊ компетенетлыгын раслау, аккредитация аттестатын бирү, аккредитация аттестаты дубликатын бирү, аккредитацияне туктату, аккредитацияләнгән затлар белешмәләре реестрына үзгәрешләр кертү буенча үзгәрешләр кертү турында» боерыгы проекты белән танышырга һәм җәмәгать тикшерүендә катнашырга була.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier компаниясе вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.
Кәгазь лицензияләрдән махсус электрон реестрларга күчүне «Россия Федерациясендә санлы икътисад» программасы проекты тәкъдим итә һәм ул 2017 елныӊ 1 июненә кадәр расланган булырга тиеш. Күрсәтелгән программа белән мөһим бурыч хәл ителә – ул дәүләт идарәсе системасы база трансформациясе өчен эшләнә — кәгазь эшеннән мәгълүматлы эшкә күчү.
2018 елныӊ 1 гыйнварыннан инвесторлар – физик затлар өчен корпоратив облигацияләр буенча купон табышына салым базасы билгеләүдә яӊа тәртип кертеләчәк. Ярашлы үзгәрешләр күптән түгел Федераль закон белән кабул ителгән Россия Федерациясе Салым Кодексына кертелде.