Өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле алып барганда объектларны риск категориясенә кертү критерийлары эшләнгән

2017 елның 26 мае, җомга

 

Россия Федерациясенең «Күп фатирлы йортлар һәм (яисә) башка милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелек) оештырганда хәвеф-хәтәр  куркынычын куллану турында» карарның ярашлы  проекты норматив хокукый актлар проектларының Федераль порталында коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уза.

Проект белән күп фатирлы йортлар һәм (яисә) башка милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелек) алып барганда хәвеф-хәтәр куркынычы  янаган аерым категориягә юридик затлар эшчәнлеген  кертү кагыйдәсен раслауга тәкъдим ителә.

Проектка ярашлы рәвештә контрольнең (күзәтчелек) әлеге төрен алып барганда мәҗбүри таләпләрнең үтәлмәве куркынычы күрсәткечләренә ярашлы  проектына бәйле:

- бурычларны үтәү срокларының бозылганда;

- квартал саен хисапларга анализ ясау нәтиҗәләре буенча ачыкланган өлешләп төзелештә катнашучыларның акчасының максатчан кулланылмавы билгеләре булганда;

- финанс тотрыклылыгы нормативларының үтәлмәгәндә;

- административ хокук бозулар булганда.

Юридик затларга планлы тикшерүләр уздыру риск категориясенә бәйле рәвештә түбәндәге вакыт аралыгында уздырыла:

- югары риск категориясе өчен – календарь елында бер тапкыр;

- югарыдан кимрәк булган риск категориясе өчен – 2 елга бер тапкыр;

- уртача риск категориясе өчен -  3 елга бер тапкыр;

- уртачадан ким булган категория өчен – 3 елга бер тапкырдан арттырылмый.

Түбән риск категориясенә кертелгән дәүләт контроле (күзәтчелек) субъектларына планлы тикшерүләр уздырылмый.

Болардан тыш, дәүләт контроле органнарына эшчәнлекләре риск категориясенә кертелгән юридик затлар исемлеген алып бару бурычы йөкләнә.

Документ белән норматив хокукый  актлар проектлары Федераль порталының рәсми сайтында танышырга була

 http://regulation.gov.ru/projects#npa=64567.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International