Чара РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә бүген Казанда КФУның фундаменталь медицина һәм биология Институты мәйданчыгында узды. Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чыгышы барышында Дмитрий Медведев Россиядә 2009 елдан бирле 3 меңгә якын инновацион предприятие төзелүне билгеләде. Аларның күбесе – 2,7 меңе – Россиянең 307 университеты базасында эшли.
«Безнең илдә технологик эшмәкәрлекне үстерү буенча дистә ел шөгыльләнәләр инде. 2009 елның 2 августындагы Федераль законга ярашлы рәвештә Россиядә университетлар һәм фәнни оешмалар базасында инновацион предприятиеләр төзү рөхсәт ителде һәм алар коммерциализацияләү белән шөгыльләнә. Бу закон "попал в кассу" дип атала. Яшь галимнәр, аспирантлар тикшеренү эшеннән тәҗрибә генә алу түгел, ә бурычларны хәл итә, бизнес оештыруда үз көчләрен сынап карый алачак», –дип билгеләде Россия Премьер-министры.
Аның сүзләренә караганда, әлегә бу эш исәпләнгән 10%ны бирмәгән: «Стартаплар уңышлы булсын өчен потенциаль сорауны белергә кирәк. Аны сәнәгать компанияләреннән дә әйбәтрәк аңлаучы юк. Һәм алар студентларда хезмәткәрләрне генә күрергә түгел, ә технологик бурычларны хәл итүне проект командаларына ышанып тапшырырга мөмкинлек бирәчәк».
Дмитрий Медведев әлеге бурычны хәл итү өчен стимуллаштыру чаралары тәкъдим ителүе турында да өстәп әйтте. Аерым алганда, университетларның һәм фәнни үзәкләрнең технологик разработкаларын тикшерүләрне субсидияләү программасы, мегагрантлар программасы гамәлгә ашырылган. «Бу программалар гамәлгә ашырылуның биш елы эчендә 200 лабораторий төзелеп, аларда 5 мең галим, фәнни хезмәткәр, 700дән артык студент, 900 аспирант эшли. Бу чаралар үз ролен уйнады», – дип ассызыклады Дмитрий Медведев.