Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы брифингта Татарстан өчен ПХИФ-2017 нәтиҗәләрен әйттеләр

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ММЧ вәкилләре катнашында брифинг булды, анда Татарстан делегациясенең Петербургтагы халыкара икътисад форумында – ПХИФ-2017 катнашуына йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.

Спикерлар сөйләп узганча, Петербургта булып узган әлеге форум Татарстан өчен бик нәтиҗәле булган. Беренчедән, безнең республика быел өченче мәртәбә Инвеситиция климаты буенча стратегик инициативалар агентлыгы исемлеген җитәкләде. Икенчедән, – иң  өске юлны Татарстан яңа, "Россия 24" телеканалы һәм "Лидерлар клубы" иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла торган эшлекле кунакчыллык исемлеген дә җитәкләде. Һәм инде өченчедән, ПХИФ-2017 кысаларында ТР Президентының Россия төбәкләре башлыклары һәм чит илләрнең рәсми вәкилләре белән, шулай ук Россиянең һәм чит илләрдәге эре компанияләрнең җитәкчеләре белән 30дан артык очрашуы оештырылды, Татарстан өчен әһәмиятле булган 20дән артык килешүгә һәм шартнамәгә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International