Балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруны дәүләт контролендә тоту нигезләре расланды

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруны дәүләти җайга салу һәм дәүләт контролендә тоту нигезләрен раслау турында" 2017 елның 22 маендагы 978-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясендә балаларның ялын һәм аларны савыктыруны тәэмин итү буенча өстенлекле максатлар, бурычлар һәм механизмнар расланды.

Документта балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруны дәүләт тарафыннан  җайга салуның һәм дәүләт контролендә тотуның төп максатлары һәм бурычлары расланды. Боерык буенча федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру өлкәсен, шул исәптән Россия Федерациясе законнары таләпләре үтәлешен дәүләт контролендә тоту буенча да чаралар күрә.

Билгеләнгән эшчәнлек өлкәләрендә вәкаләтле контрольлек-күзәтчелек органнары тарафыннан балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру өлкәсендә Россия Федерациясе законнары таләпләре бозылуны кисәтү, мондый очракларны ачыклау һәм чикләү буенча төп бурычлар түбәндәге чаралар үтәлешен күздә тота:

- балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларына планлы һәм планнан тыш тикшерүләрне оештыру һәм үткәрү;

- балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмалары тарафыннан балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру буенча хезмәтләр күрсәтелгәндә зарури таләпләр үтәлешен системалы рәвештә күзәтү, зарури таләпләрнең үтәлү торышына анализ ясау һәм аны фаразлау;

- ачыкланган бозуларны чикләү һәм (яисә) юкка чыгару буенча Россия Федерациясе законнарында каралган чараларны күрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International