Власть органнары социаль юнәлештәге обьектларның инвалидлар өчен уңайлы булуын контрольдә тотачак

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» ярашлы  Федераль законга 2017 елның 7 июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды.

Күрсәтелгән федераль закон социаль, инженерлык обьектларының һәм транспорт инфраструктурасының һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең инвалидлар өчен уңайлылыгын тәэмин итүне контрольгә  алу дәүләт фукцияләрен башкарма власть вәкаләтле федераль органнарына һәм Россия Федерациясе башкарма власть органына йөкләүне карый.

Болардан тыш, документ федераль контроль төрен оештыру тәртибен Россия Федерациясе Хөкүмәте раслауны, ә региональ контроль төрен контрольгә алуны Россия Федерациясе дәүләт власте югары башкарма органы раслауны карый.

Инвалидлар өчен социаль, инженерлык обьектларының һәм транспорт инфраструтурасының һәм күрсәтелүче хезмәтләрнең уңайлылыгын тәэмин итүгә дәүләт контроле (күзәтчелек) алып баруга бәйле мөнәсәбәтләргә 2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокуклары турында»  294нче ФЗ нормалары кулланылачак.

Кул куелган федераль закон 2012 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте ратифиаацияләгән, инвалидлар хокуклары турында ООН Конвенциясе положениеләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.

Закон 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International