Республика эшкуарларын "TurkmenConstruction 2017" халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсенә чакырабыз

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының экспортка ярдәм үзәге булган "Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасындагы экспортка юнәлеш алучы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 10 нчы халыкара "TurkmenConstruction 2017" төзелеш күргәзмәсендә катнашырга чакыра, ул 2017 елның 24 августыннан 26сына кадәр Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә (Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасының күргәзмәләр комплексында) узачак.

"TurkmenConstruction 2017" күргәзмәсендә түбәндәге продукция төрләре тәкъдим ителәчәк:

- җылылык изоляциясе, лак-буяу материаллары, төзелеш химиясе;

- төзелеш җайланмасы, техникасы һәм кораллары;

- стена блоклары, фасадлар, түбә, тәрәзә конструкцияләре, капкалар;

- ишекләр һәм йозаклар;

- электр җайланмасы, ут һәм электр техникасы продукциясе.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының бердәй экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасында уңдырышлы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен җайга салу максаты белән Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге республика эшкуарларына үз продукцияләрен бердәй экспозиция кысаларында тәкъдим итәргә киңәш итә.

Шунысына игътибар юнәлтәбез, Россия Федерациясе гражданнарына Төрекмәнстанга керү өчен виза таләп ителә. Аның бәясе чама белән 350 АКШ доллары тәшкил итә.

Урыннарның чикләнгән булуын исәпкә алып, катнашуда кызыксынган эшкуарларга 2017 елның 7 июненә кадәр үз карары хакында ТР Экспортка ярдәм үзәгенә (843) 524-76-70 телефоны аша яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төрле форматтагы халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшкуарларга үз продукциясен чит ил базарларында тәкъдим итәргә киңәш итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә теләктәшлек күрсәтә. ТР Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International