Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар үткәрелде

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

3 июньдә "Буревестник" бассейнында Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары командалары арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Спартакиадада 31 команда катнашты. Ярышлар ирекле стиль белән 4х50 эстафетасы рәвешендә узды. Булат Хаҗиәхмәтов, Ильяс Галимов, Тимур Әһлиуллин, Сергей Долгов, Владимир Иванык һәм Инсар Сәгыйтов составындагы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы җиденче булып финишка килде.

Министрлык командасын лаеклы нәтиҗәләре белән тәбрик итәбез!

Ярышлар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы командасы беренче урынны яулады, икенче урында – Татарстан Республикасы Югары суды командасы, өченчедә – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International