Республика эшмәкәрләрен Туниска бизнес-миссиядә катнашырга чакыралар

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең  «Татарстан  Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО экспортка юнәлтелгән Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен Туниста   бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бару 2017 елның июне ахырына һәм июль башына планлаштырылган.

Миссиянең эшлекле программасына бизнес-очрашулар һәм  предпиятиеләргә барулар кертелгән. Хәзерге вакытта Магрибино-Тунис-Россия Сәүдә  Палатасы  Россиянең Тунистагы әмирлеге белән приоритет проектлар: авыл хуҗалыгы, туризм, машиналар төзелеше, азык сәнәгате һәм башкалар буенча Тунис ягыннан ике яклы очрашуларда катнашучылар составын  һәм программасын әзерли.

 Миссия кысасында  Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге катнашучыларны   лингвистика,  Тунис территориясендә трансфер белән тәэмин итә һәм чит ил контрагентлары өчен компания продукциясен тәкъдир итүне әзерли.

Срокларның кыска һәм урыннарның чикләнгән булуын игътибарга алып, катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең үз карарлары турында 2017 елның   20 июненә кадәр Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә +7 (843) 524-76-70 телефоны яисә  tatexport@yandex.ru

 Эл.почтасы аша хәбәр итүләре сорала.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз  продукцияләрен чит ил базарларына чыгарырга,  потенциаль партнерлар табарга булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан алырга була: http://export-rt.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International