Татарстан Республикасында Россия беренче тапкыр региональ лизинг компаниясе үз эшен башлый

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча  Федераль корпорациянең директорлар советы (МСП Корпорациясе) тарафыннан  Татарстан Республикасын ташламалы лизинг җиһазлары программасын гамәлгә ашыру кысасында региональ лизинг компаниясен раслау хокукына Россия Федерациясе субъектларын конкурс сайлавы  җиңүчесе итеп тану турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе 2 млрд. сум устав капиталы белән акционерлык җәмгыять формасында оештырылачак һәм ул   МСП Корпорациясенең  1,5 млрд сум һәм Татарстан Республикасының 500 млн сум күләмендәге взносы исәбенә төзеләчәк.

Лизинг программасы катнашучылары булып сәнәгать җиһазларын, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау өлкәсендә җиһазлар һәм башка югары технологиядәге җиһазларны лизингка сатып алырга теләгән шәхси һәм кече предприятиеләр торырга мөмкин. Чит илдә җитештерелгән җиһазларга лизинг буенча иң зур соңгы ставка елына  8%, үзебезнең илдә җитештерелгән җиһазлар өчен  - елына 6%, аванс түләве –  15%тан алып тәшкил итә, лизинг килешүе срогы – 60 айга кадәр. Беренче лизинг килешүләрен төзү 2017 елның сентябренә планлаштырыла.

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов билгели: «Региональ лизинг компанияләре хезмәтеннән 2017 елда ук 200дән артык шәхси һәм кече эшмәкәрлек  предприятиеләре файдалана алачак һәм ул әлеге предприятиеләргә зур заказчылар закупкаларында катнашырга һәм закупкалар базары 2017 елда  2 трлн сумнан артык исәпләнгән зур корпорацияләр исәбенә керергә мөмкинлек бирәчәк».

МСП Корпорациясенең ташламалы лизинг программасы Россия Федерациясе Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм приоритет проектлар буенча Советы Президиумында расланган  «Кече бизнес и шәхси эшмәкәрлек инициативасын яклау» приоритет проекты паспортына ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла һәм   8 региональ лизинг компаниясеннән торган  челтәр төзүне күздә тота (2017 елда - 2 компания, 2017 елда -  6 компания). Төзелә торган лизинг компанияләре эшчәнлеге беренче чиратта шәхси һәм кече эшмәкәрлек субъектларына Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән зур заказчылар закупкаларына кертүгә юнәлтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International