Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717нче-р күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә өстәмә рәвештә керергә мөмкин булган Татарстан Республикасы көйләүче заказчылары закупкалары планнары проектларының ярашуын бәяләүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук «Татэнерго» АҖ, «ТАТМЕДИА» АҖ, «Татарстан Республикасы инженерлык челтәре капиталь төзелеше һәм энергия саклаучы технологияләр үсеше идарәсе» АҖ, «Татагролизинг» АҖ вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 29 октябрендәге 1169нчы карарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 26 маеннан ук инде товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкалары планнары проектларының, шул планнарга кертелгән үзгәрешләр проектларының, республиканың җиде зур заказчысының кече һәм урта эшмәкрлек субъектларыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр закупкалары турында еллык хисапларының ярашуын бәяләүне үткәрә. Чара әлеге эшне уздырганда килеп чыгарга мөмкин булган бәхәсле моментларны аңлату өчен оештырла.
Чарада катнашу коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен яклауга юнәлтелгән бизнес-берләшмәләр һәм власть көчләрен берләштерүне һәм закупкалар өлкәсендә бюджет акчасын нәтиҗәле куллануны максат итеп куя.
Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлыкның «Закупкалар өлкәсендә контракт системасы / 223-ФЗ буенча бәяләү һәм мониторинг» бүлегендә урнаштырылган (http://mert.tatarstan.ru/rus/otsenka-i-monitoring-po-223-fz.htm).