Мәскәүдә «Дәүләт һәм бизнесның стратегик партнерлыгы: эшмәкәрлекне яклау дәүләт механизмнары» эшлекле форумы була

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитика үзәгендә (Мәскәү, Академик Сахаров ур., 12нче йорт) 2017 елның 4 июлендә «Дәүләт бизнесының стратегик партнерлыгы: эшмәкәрлекне яклау дәүләт ярдәме механизмнары» эшлекле форумы була (алда – Форум).

Форум программасы кысасында   «Эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме механизмнары» темасына Пленар утырыш, Россия икътисады җәлеп итүчәнлеге темасына багышланган дискуссия һәм әңгәмә форматында  тематик секция, шулай ук эшмәкәрләр белән фондлар һәм үсеш институтлары вәкилләре очрашулары, «Бизнес үсеше территория»сендә хокукый , юридик һәм финанс мәсьәләләре буенча эксперт консультацияләре була.

Бизнес-берләшмәләр аралашу  мәйданы- «Бизнес үсеше территориясендә»  Форумда катнашучылар үзләренең  разработкаларын һәм инициативаларын тулы һәм нәтиҗәле күрсәтә, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыра, потенциаль инвесторлар таба, Россиянең әйдәп баручы компанияләре вәкилләре, чит ил һәм эшмәкәрлекне яклау институтлары  белән хезмәттәшлек үсеше перспективаларын карый алачаклар. Форум партнерлары гаммәви мәгълүмат чараларында киң яктыртылу табачак.

Форумның оештыру-техник эшен  «ИНИЦИАТИВА» бизнесны яклау һәм үсеш үзәге АНО алып бара.

Катнашуга заявкалар  эл. адреска кабул ителә: eva@c-iniciativa.ru, тел. 8(495)283-00-43.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International