Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарларындагы четерекле мәсьәләләр турында мәгълүмат җыю эшен даими алып бара.
Хәзерге вакытта кергән тәкъдимнәргә ясалган анализ нәтиҗәләре буенча, шулай ук 2017 елда Татарстан Республикасы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре базарлары торышына һәм аларда конкуренция мохите яхшыруга ясалган мониторингны игътибарга алып, 2017 - 2018 елларда конкуренция мохитен яхшырту таләп ителгән социаль әһәмиятле һәм өстенлекле базарлар исемлеге, шулай ук 2016 - 2018 елларга Татарстан Республикасында конкуренцияне арттыруга ярдәм чаралары планы проектлары әзерләнде. Сылтама буенча үтеп, әлеге проектлар белән танышырга һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкин.
Сезнең фикерегезчә, кайсы товар базарларында конкуренцияне үстерергә, шулай ук "Юллар картасы"на нинди өстәмә чаралар кертергә кирәк? Тәкъдимнәрегез (843) 524-91-59 "кайнар линия" телефоны аша һәм konkur.mert@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.
2017-2018 уку елында "Технология эшкуарлыгы" олимпиадасы Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА), Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, Томск дәүләт университеты һәм Россиянең башка иң яхшы 24 уку йорты ярдәме белән үткәрелә.
Олимпиада барлыгы 5 профильне үз эченә ала: яңа технологияләр, гамәли биотехнологияләр, IT, авиатехнологияләр һәм ресурсларны сак тоту. Шул ук вакытта аларның һәркайсында икътисадый бурычларны да хәл итәргә кирәк: Олимпиада мәктәп программасының аерым бер фәненә генә тыгыз бәйләнмәгән һәм Россия мәктәп укучыларында иҗади мөмкинлекләрне үстерүне һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну уятуны максат итә.
Укучыларны иң күбе "Яңа технологияләр" профиле кызыксындыра. Катнашучыларны теркәү олимпиаданың www.olimp.tech рәсми сайтында башкарыла.
2017 елның 5-6 декабрендә Мәскәү шәһәрендәге Халыкара сәүдә үзәгендә «Русфонд» беренче хәйрия социаль-инвестиция форумы үтәчәк.
Форумда катнашу илебез икътисадының торышы һәм аны үстерү перспективалары турында иң яңа мәгълүматлар алырга, шулай ук максималь файда алырлык инвестицияләр кертү өчен иң перспективалы өлкәләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк.
Форумнан кергән бөтен акча рак белән авыручы балаларны коткаруга тотылачак.
Коммерциягә карамаган оешмалар өчен катнашу бушлай!
Форумга язылу, аның программасы белән танышу өчен сылтама буенча үтәргә кирәк: http://charityforum.ru/#about
2017 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында җирле товар җитештерүчеләрнең сату базарларын киңәйтү буенча эш төркеменең беренче юнәлеш бирү киңәшмәсе булды, аның рәисе булып Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов тора.
Конкурс Татарстанда бизнесны үстерүгә ярдәм итүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә эшкуар статусын арттыруга максат тота.
Анда катнашу өчен эшчәнлекләре конкурс номинацияләренә туры килә торган кече һәм урта бизнес эшкуарларының барысы да чакырыла. Конкурста эшкуарлык таланты һәм бизнесменның эшкуарлык өлкәсен, үз тармагын һәм, тулаем алганда, республика икътисадын үстерүгә керткән өлеше бәяләнә. Конкурста җиңү компания өчен яңа дәрәҗәгә чыгуның база этабына әйләнергә, предприятиенең статусын арттыру юлы белән максатчан аудиторияне киңәйтүне тәэмин итәргә мөмкин.
Кичә Мәскәүдә булып узган "Дәүләт секторында проект белән идарә итүне куллану тәҗрибәсе" конференциясе кысаларында проект эшчәнлеге белән профессиональ идарә итү буенча ел саен уздырыла торган "Проектный Олимп" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
"Дәүләт корпорацияләрендә, дәүләт катнашындагы компанияләрдә, коммерция һәм иҗтимагый оешмаларда, шулай ук үсеш институтларында оешманың проект эшчәнлегенә идарә итү системалары" номинациясендә "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы" акционерлык җәмгыяте җиңеп чыкты.
Бүген Икътисад министрлыгында Мәскәүнең "Эксперт Завод" ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм нәтиҗәле һәм үсә торган икътисад булдыру өчен чыгымнарны киметү мәсьәләсенә багышланган очрашу булды. Предприятие хезмәтне оештыруга, яңа икътисад шартларында резервларны эзләүгә һәм ачыклауга экспертиза үткәрүгә махсуслашкан.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2017 елның 27 октябрендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең утырышы булачак.
Икенче ел рәттән уникаль "Технологик эшкуарлык" дисциплинарара күп профильле олимпиадасы уза. Олимпиада биш профильне үз эченә ала: Яңа технологияләр, Кулланма биотехнологияләр, Мәгълүмат технологияләре, Авиатехнологияләр һәм Ресурс саклау технологияләре.
2017 елның 27 октябреннән 30ына кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә аккредитация алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан заявкалар кабул итү игълан ителә.