"Ел эшкуары. Алтын Йөзлек 2017" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Конкурс Татарстанда бизнесны үстерүгә ярдәм итүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә эшкуар статусын арттыруга максат тота.
Анда катнашу өчен эшчәнлекләре конкурс номинацияләренә туры килә торган кече һәм урта бизнес эшкуарларының барысы да чакырыла. Конкурста эшкуарлык таланты һәм бизнесменның эшкуарлык өлкәсен, үз тармагын һәм, тулаем алганда, республика икътисадын үстерүгә керткән өлеше бәяләнә. Конкурста җиңү компания өчен яңа дәрәҗәгә чыгуның база этабына әйләнергә, предприятиенең статусын арттыру юлы белән максатчан аудиторияне киңәйтүне тәэмин итәргә мөмкин.

Конкурс сайтында http://100rt.ru 2017 елның 10 ноябреннән 10 декабренә кадәрге чорда анкетаны тутырган теләсә кайсы эшкуар конкурста катнаша ала.
Җиңү өчен билгеле бер дәгъва белдерүчегә үз тавышын конкурсның http://100rt.ru сайтында ачык тавыш бирү юлы белән теләге булган һәркем бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International