ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017 елның гыйнвар-октябрь айларына Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде.

2017 елның гыйнвар-октябрь айларына гомуми рейтингта алгы урыннарда Казан шәһәре (1 нче урын), Әлмәт (2 нче урын) һәм Түбән Кама (3 нче урын) муниципаль районнары.

Рейтинг белән тулырак "Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре" бүлегенең "Территориаль үсеш" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

 


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Кореяның компрессорлар, насослар, турбиналар, югары технологик автоматлаштырылган клапаннар җитештерүчесе Apollo Group Әлмәттә Apollo-T Россиядәге үзенең төп җыю предприятиесен төзергә уйлый. Бу хакта бүген корпорациянең генераль директоры урынбасары Чо Джан Хун «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары советы   утырышында хәбәр итте. Чара ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. 

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында журналист эшләренең һәм медиа-проектларның VIII Республика конкурсы башланып китү турында игълан итә.

Конкурс материаллары 420021, Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й. адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында көн саен 9.00 алып 18.00 кадәр 104 нче бүлмәдә (Канцелярия) кабул ителә.

Конкурс эшләре шулай ук электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Alsu.Sharafutdinova@tatar.ru, «Конкурска» дигән билге куегыз.

Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне - 2017 елның 15 декабре, 18.00 (мск).

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 524-91-91.

Конкурста катнашу өчен Конкурс комиссиясенә түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк: 
гариза
- Конкурска тәкъдим ителә торган эшләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2017 елның декабрендә булачак.

 


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәк" ДБУ һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе арасында "Минем документлар" офисларында (КФҮ) тавыш бирү көнендә яшәү урыннарыннан читтә булачак гражданнардан булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза кабул итүне оештыру хакында килешү имзаланды.

Сайлау комиссиясенә һәм КФҮкә гариза кәгазьдә шәхсән тапшырыла, бу вакытта Россия Федерациясе гражданы паспорты күрсәтелә.

Офислар, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм эшләү вакытлары турында тулырак мәгълүмат белән http://mfc16.tatarstan.ru КФҮ сайтында таныша аласыз.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инфраструктура объекты территориясендә инженерлык инфраструктурасын, җитештерү биналарын, төзелмәләрен, корылмаларын төзүгә (реконструкцияләүгә), шулай ук товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) производствосын булдыру, үстерү яки модернизацияләү максатларында җиһазлар сатып алуга Россия кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле чыгымнарны түләү чыгымнарын субсидияләү программасының эшли башлавы турында хәбәр итә.

Документлар 2017 елның 6 декабреннән башлап кабул ителә.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й., 125 нче бүл., 9.00 алып 18.00 кадәр (дүшәмбе-пәнҗешәмбе),  9.00 алып 17.00 кадәр (җомга), төшке ял 12.00 алып 13.00 кадәр, ял көннәре – шимбә, якшәмбе.

Барлык сораулар буенча (843) 524-90-90 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Үз продукцияләрен сәүдә челтәрләренә чыгару белән кызыксынган Татарстан җитештерүчеләрен "Сәүдә челтәрләре белән диалогны ничек төзергә" чарасында катнашырга чакырабыз, ул 2017 елның 12 декабрендә 12.45 сәгатьтә Казанда "Ривьера" отелендәге "Монте Карло" залында була.

Азык-төлек товарларын һәм азык-төлек булмаган товарларны җитештерүчеләр иң эре федераль и региональ сәүдә челтәрләре вәкилләре белән турыдан-туры аралаша һәм үз товарын тәкъдим итә алачак.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

РФ Президентының Федераль Собраниегә Еллык Юлламасы алдыннан "Новости Россия" иҗтимагый мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе "Россия төбәкләрендә халык яшәеше һәм эшчәнлеге - 2017" җыелма мәгълүмат хисабын төзи.

Теркәлү монда башкарылаhttp://www.kremlinrus.ru/news/165/#reg

"Россия төбәкләрендә халык яшәеше һәм эшчәнлеге - 2017" җыелма мәгълүмат хисабы - федераль хакимият органнарына РФ субъектлары территорияләрендә гражданнарның яшәү сыйфаты турында мәгълүмат бирүнең стратегик чыганагы.

Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге экспортка эшли торган кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләренә, Россия экспорт үзәге "Россиядә эшләнгән" ихтыяри сертификатлау системасын камилләштерде, дип хәбәр итә. 

"Россиядә эшләнгән" ихтыяри сертификатлау системасының яңартылган эшләү кагыйдәләре һәм билгене куллану тәртибе белән, түбәндәге сылтама буенча кереп,  тулырак танышырга, шулай ук сертификатлауга гариза бирергә мөмкин: https://www.exportcenter.ru/made_in_russia/certifications/.ru.
 

Үз производстволарын дөнья стандартларына җайлаштырырга уйлаган һәм үз продукцияләрен халыкара компанияләргә тәкъдим итәргә планлаштырган компанияләр өчен 2017 елның 27-28 ноябрендә Казанда ике көнлек тренинг булды.

Укытуның максаты катнашучыларны азык-төлек куркынычсызлыгы  менеджментының иң мөһим принциплары белән таныштырудан гыйбарәт иде, бу якын киләчәктә предприятиеләр үзләренең производстволарын, РФ законнары таләпләрен исәпкә алып,  HACCP, ISO 22000, ISO 22002-1 стандартлары таләпләренә җайлаштыра алсыннар өчен эшләнде. Җитештерүчеләргә шулай ук "Хәләл" системасы буенча халыкара сертификатлавы өчен куела торган өстәмә таләпләр турында сөйләделәр.

"ЭТНОМИР - кече һәм урта бизнесны үстерү мәйданчыгы" түгәрәк өстәле 2017 елның 20 декабрендә Калуга шәһәрендә "ЭТНОМИР" мәдәни-мәгариф үзәге территориясендә була.

Программа кысаларында ЭТНОМИР паркы объектларына бару, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен мөмкинлекләрне күрсәтү каралган.

Әлеге чарада катнашу өчен кече һәм урта бизнес субъектлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. 

 Өстәмә мәгълүмат белән кызыксынсагыз, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция эшчәнлеге бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз, тел. 524-91-32.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International