2017 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында җирле товар җитештерүчеләрнең сату базарларын киңәйтү буенча эш төркеменең беренче юнәлеш бирү киңәшмәсе булды, аның рәисе булып Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов тора.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм җирле җитештерүчегә ярдәм мәсьәләләре буенча шөгыльләнүче башка профильле ведомстволарның вәкилләре, шулай ук халыкара сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм җирле җитештерүчеләр катнашты.
Киңәшмә барышында эш төркемендә катнашучыларның җирле җитештерүчеләргә сату базарын киңәйтү мөмкинлекләре һәм проблемалары хакында докладлары тыңланды. Сөйләшүдән күренгәнчә, ритейлерлар белән диалогтагы төп проблема – ул да булса хезмәттәшлек итүнең катлаулы һәм катгый шартлары. Диалог барышында югарыда күрсәтелгән проблемаларны хәл итү вариантлары хакында сөйләштеләр.
Товар җитештерүчеләр үз продукты турында үзенең компаниясе һәм продукты буенча мәгълүматларны Danil@tatarproduct.ru адресына җибәреп белдерә ала.
Эш төркемендә катнашучылар сәүдә челтәрләре белән эшләүдә кызыксыну арттыруның һәм җитештерүчеләр ягыннан актив катнашуның әһәмиятле роль уйнавын искәртеп уздылар.