ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 22 декабрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов рәислегендә "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциягә карамаган партнерлыгы Ассоциациясе коллегиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында коллегиядә катнашучылар Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы оешмалар мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырыла торган тикшеренүләр һәм инновацияле проектлар турында мәгълүмат тыңладылар һәм фикер алыштылар, Татарстан Республикасының полимер профиле предприятиеләренең экспорт потенциалын өйрәнү нәтиҗәләрен һәм экспортны арттыру мөмкинлекләрен карап тикшерделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Директорлар советы быелның тугыз ае эчендә бюджет үтәлешен карады һәм 2018 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджетны раслады.

Утырышта компаниянең лицензион кишәрлекләрендә геология-разведка эшләре йомгаклары турындагы нотык тыңланды. 2017 ел эчендә «Татнефть» төркеме буенча чыгарыла торган нефть запаслары күләме 30 млн. тоннага арту көтелә.

 

Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, инновацтяле үсеш һәм эшкуарлык комитеты дәүләт сатып алуларын җайга салуны шактый үзгәртә торган ике закон проектын икенче укылышта кабул итте.

1) "Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законга 2019 елдан башлап дәүләт компанияләренең конкуренцияле сатып алуларын электрон формага күчерү турында төзәтмәләр.

2) "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуның контракт системасы турында" 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга сатып алу процедураларын тулысынча цифрлаштыру турында төзәтмәләр.

Утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова "2015 - 2020 елларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" ведомство программасының 2017 елда үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, утырыш кысаларында Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләре арасында, аларның Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ришвәтчелекнең торышы турындагы фикерләрен белү максатыннан, коррупциячел факторларны тармакта тикшерү нәтиҗәләре һәм гамәлгә ашырыла торган ришвәтчелеккә каршы чаралар турында фикер алышу планлаштырылган.

 

Төрле очракларда - чит илләр партнерлары белән эшләгәндә НДС каплаудан алып эш урынында тиешле рәвештә рәсмиләштерелмәгән хезмәткәр белән хезмәткә кагылышлы низагларга кадәр - тикшерү-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлек итү тәҗрибәләре белән эшкуарлар 2017 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган очрашу барышында уртаклаша алдылар. Эшкуарларга шулай ук аларга карата тикшерү-күзәтчелек эшчәнлеге башкарылганда бизнес белән дәүләтнең үзара багланышлары өлешенә караган сораулар бирү һәм тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге бирелде.

Дискуссия төгәлләнгәннән соң, очрашуларны мондый форматта үткәрүнең максатка ярашлы булуы турындагы тәкъдим әйтелде.


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Фонд, конкурста катнашу нәтиҗәсендә Россия шәһәрләрендә "Коммерциясез оешмалар тарафыннан максатчан капитал формалаштыру һәм файдалану тәртибе турында" 2006 елның 30 декабрендәге 275-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә максатчан капитал формалаштыру мөмкинлеге булган вузларда, музейларда, театрларда, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, җирле берәлек фондларында һәм башка учреждениеләрдә максатчан капиталлардан файдалану моделе турында белемнәр таратучы инновацияле ресурс үзәкләре барлыкка киләчәк, дип өметләнә.

 

2017 елның декабреннән башлап Россиянең коммерциясез оешмалары һәм социаль предприятиеләре өчен 2015 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 1 февраленә кадәр оештырылган социаль реклама кабул итү эше башланып китте. Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Президент грантлары фонды тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә тапшырылган гранттан файдаланып "Гарант" берләшмәсен үстерү хәйрия фонды оештыра.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" федераль закон проектына карата тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр туплый. Федераль закон проекты, тулаем алганда, дәүләт контроле һәм муниципаль контроль өлкәсен аның файдасын һәм нәтиҗәлелеген арттыру, гражданнарның һәм оешмаларның эшчәнлегенә артык тыкшынуны киметү юлы белән комплекслы системалы үзгәртеп коруны максат итә.

Закон проекты буенча тәкъдимнәрне һәм төзәтмәләрне Elena.Mayatina@tatar.ru электрон почта адресына юллый аласыз. . Федераль закон проекты белән монда таныша аласыз.


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Ерак Көнчыгышны үстерү программасын эшләде.

2016 елның 1 июненнән россиялеләргә җир кишәрлеген түләүсез файдалануга алырга мөмкинлек бирә торган закон үз көченә керде. "Ерак Көнчыгыш гектарын алырга гаризаны онлайн рәвештә надальнийвосток.рф сайтында бирергә була.

Программа шартлары буенча илнең һәр кешесе 5 елга түләүсез файдалануга бер гектар җир яки азрак мәйданлы имана җире алырга мөмкин. Контракт шартлары буенча Ерак Көнчыгыш җирләре теләсә нинди максатларга бирелә: эшкуарлык яки авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару, торак төзү һәм гамәлдәге Россия законнарын бозмый торган башка эшчәнлек башкару.

 


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә бара торган үзгәртеп кору , шулай ук төбәкләр башлыклары рейтингына йогынты ясый торган конкуренцияне үстерү чараларының мөһимлеге кысаларында 2017 елның 18-19 декабрендә Казан (Идел буе) федераль университеты базасында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы буенча "Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандарты" укулары булды. Укыту хакимият органнарында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү курсы буенча алып барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International