2017 елның 25 декабрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы була.

2017 елның 22 декабре, җомга

Утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова "2015 - 2020 елларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" ведомство программасының 2017 елда үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, утырыш кысаларында Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, җирле үзидарә органнары, учреждениеләре арасында, аларның Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ришвәтчелекнең торышы турындагы фикерләрен белү максатыннан, коррупциячел факторларны тармакта тикшерү нәтиҗәләре һәм гамәлгә ашырыла торган ришвәтчелеккә каршы чаралар турында фикер алышу планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International