В.Потанин хәйрия фонды Максатчан капиталлар буенча белемнәр үзәге төзүгә яңа конкурс уздыра

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Фонд, конкурста катнашу нәтиҗәсендә Россия шәһәрләрендә "Коммерциясез оешмалар тарафыннан максатчан капитал формалаштыру һәм файдалану тәртибе турында" 2006 елның 30 декабрендәге 275-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә максатчан капитал формалаштыру мөмкинлеге булган вузларда, музейларда, театрларда, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, җирле берәлек фондларында һәм башка учреждениеләрдә максатчан капиталлардан файдалану моделе турында белемнәр таратучы инновацияле ресурс үзәкләре барлыкка киләчәк, дип өметләнә.

Конкурста коммерциясез оешмалар, шулай ук дәүләти һәм муниципаль учреждениеләр катнаша ала.

Конкурска заявка тапшыру чоры – 2017 елның 4 декабреннән 2018 елның 28 февралендә кадәр.

Конкурста катнашу шартлары белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://www.fondpotanin.ru/effectivephilanthropy/endowmentcenters

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International